Яңа елны «Казан» гаилә үзәге һәм «Черек күл» паркында каршы алырга мөмкин
Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Яңа елны ике мәйданчыкта – «Казан» гаилә үзәге һәм «Черек күл» паркында каршы алырга мөмкин.
Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Яңа елны ике мәйданчыкта – «Казан» гаилә үзәге һәм «Черек күл» паркында каршы алырга мөмкин.
Ике мәйданчыкта да яңа ел төнендә Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның традицион бәйрәм котлаулары белән үреләчәк концерт программалары планлаштырылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.
«Казан» гаилә үзәге каршындагы бәйрәм программасы – иртәнге 2 гә кадәр, «Черек күл»дә иртәнге 3 кә кадәр дәвам итәчәк.
Казан районнарындагы чыршы шәһәрчекләре Яңа ел төнендә иртәнге 3 кә кадәр эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, «Казан» гаилә үзәге янында 35 метрлы үзәк шәһәр чыршысы бүген кич ачылачак. Концерт программасының хедлайнерлары – «Болгар кызлары», Yuki, Игнат Изотов, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Анастасия Макарова. Бәйрәм сәүдә рәтләре дә оештырылачак. Павильоннарны шәһәр символикасы һәм иллюминациясе белән бизәлгән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев