Логотип Идель
Яңалыклар

Яңа елны яхшы хәбәрләрдән генә башлыйк әле...

Яңа елны яхшы хәбәрләрдән генә башлыйк әле. Инде декабрь азагында яңа санны эшләп, зур өметләр белән каршы алабыз без аны. Берничәсен санап китикме?

Яңа елны яхшы хәбәрләрдән генә башлыйк әле. Инде декабрь азагында яңа санны эшләп, зур өметләр белән каршы алабыз без аны. Берничәсен санап китикме?

Алда 02.02.2022 датасы көтә: гашыйклар инде күптәннән бу матур саннарны туй көне итеп билгеләгән. Өлгердегезме? Без инде алга чабып, талбишек ясау осталары белән дә күрешеп куйдык. (Барысы да сезнең өчен!) Яшь әти-әниләр сабыйларын ат бәясе торган коляскаларда түгел, әби-бабаларыбыз акылына таянып, бишектә үстерергә әзер икән бит!!!

«Идел»дә практика узучы студентларыбыз белән бу язның яңа трендларын барладык: мода нәфислек ягына борыла, озын шифон күлмәкләрне юнәтә торыгыз! Шулай да оверсайз киемнәр, очлы башлы кроссовкалар, люферлар өстенлек итә әле. Әти-әниләргә дә сөенеч: тубыкны каплый торган оекбашлар модага керә! Сәламәтлеккә инвестиция зурдан. Өметсез түгел әле безнең киләчәк. Яңа исем ачтык: Тинчурин театры артисты Фәрһад Мөхәммәтҗанов! Истә калдырыгыз үзен. Әле беренче сезон гына уйнавына карамастан, премьерада төп рольне башкара моңарчы кинода төшкән егет. Этнотуризм буенча яңа проектка старт бирдек: ел дәвамында Татарстаныбыздагы ял итәр урыннар барларга алынабыз. Үзара «Авылга, мунчага!» дип йөртәбез инде без аны. Яшел Үзән районындагы экскурсиягә барырлык берничә ноктаны карап та кайттык.

Иҗатта кайнаучы яшьләребез колагына: гыйнвардан «Идел» иҗат лабораториясе старт ала. «Подвал» кичәләре, остаханә, фатирниклар гына түгел, яшь иҗатчылар клубы да гамәлдә булачак. Бер төркем яшь рәссамнар яңа проектка алынып, сюрприз әзерли инде. Яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз. Без – иҗатта! Ә сез? Бер дулкында булыйк!

Ихтирам белән, "Идел" журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев