ЯҢА iPhone БӘЯСЕ БИЛГЕЛЕ
Apple компаниясе презентациядән соң Россиядә iPhone яңа линейкасының бәясен ачты.
Apple компаниясе презентациядән соң Россиядә iPhone ның яңа линейкасы бәясен хәбәр итте.
IPhone 13 бәясе 79 990 сумнан, iPhone 13 mini - 69 990 сумнан, iPhone 13 Pro - 99 990 сумнан, iPhone 13 Pro Max 109 990 сумнан башлана, дип хәбәр ителә Apple кибетенең рәсми сайтында.
Эш мөмкинлеге Wi-Fi аша гына булган iPad бәясе 30 990 сумнан башланачак, ә сим-картадан эшли торганы - 42 990 сумнан. Wi-Fi аша гына Интернетка тоташтырылган iPad mini бәясе 47 990 сумнан, сим-карта белән - 61 900 сумнан алып тәшкил итәчәк.
Россиядә яңа iPhone га заказ 22 сентябрьдә ачыла. 24 сентябрьдән сатуда барлыкка киләчәк.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев