Яңалыклар
ЯҢА ҺӨНӘРГӘ - БУШЛАЙ
Быел 150 меңләп кеше яңа һөнәргә өйрәнә алачак. Иң элек 35 яшькә кадәрге һөнәрсезләргә өстәмә белем алу яки кирәклерәк һөнәргә өйрәнү мөмкинлеге биреләчәк.
Әлеге максатка 1,2 миллиард сум күздә тотылган, дип хәбәр итә Хөкүмәтнең телеграмм-каналы.
Шулай итеп, быел 150 меңләп кеше яңа һөнәргә өйрәнә алачак. Иң элек 35 яшькә кадәрге һөнәрсезләргә өстәмә белем алу яки кирәклерәк һөнәргә өйрәнү мөмкинлеге биреләчәк. Армиядән соң яки укуын тәмамлагач, 4 айдан озаграк эш таба алмаучыларга да кагыла бу. Моңа кадәр 50 яшьтән өлкәнрәкләрне һәм яшь аналарны һөнәргә бушлай өйрәтү программасы гамәлдә иде.
Чыганак: Ватаным Татарстан
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев