Логотип Идель
Яңалыклар

ЯҢА СТЕНДЛАР ТАБИГАТЬНЕ САКЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘЧӘК

Региональ әһәмияткә ия булган «Рус-Алман Швейцариясе» табигать һәйкәленең сак зонасы һәм «Зәңгәр күлләр» табигать тыюлыгы территорияләрендә яңа стендлар урнаштырылган.

Региональ әһәмияткә ия булган «Рус-Алман Швейцариясе» (бу урынны шулай ук "Казан Швейцариясе" дип тә йөртәләр - Ред.) табигать һәйкәленең сак зонасы һәм «Зәңгәр күлләр» табигать тыюлыгы территорияләрендә яңа стендлар урнаштырылган.

Мәгълүмати стендларда аеруча саклана торган табигать территориясенең чикләре, аның исеме күрсәтелгән. Стендлар табигать һәйкәле яки тыюлыкның барлыкка килү елы, максатлары, чикләре һәм саклау режимы кебек гомуми мәгълүмат белән дә баетылган. Алар шулай ук тыюлык территорияләрендә тыелган эшчәнлек төрләре турында кисәтә.

"Аеруча саклана торган табигать территорияләрнең чикләрен билгеләү табигый комплексларны танырга һәм аларга саклауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу табигать саклау законнарын бозу санын киметәчәк, конфликтлы хәлләрне булдырмаска булышачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков.

Аеруча сакланыла торган табигать территорияләрендә аншлаглар кую, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы торышына тискәре йогынтыны булдырмау өчен үткәрелә һәм 2022 елда да дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты.

Фото һәм мәгълүмат чыганагы: ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев