ЯҢА ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ - TAT CULT FESTта
TAT CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале быел «тел» темасына багышланачак. 30 август көнне ул Казан Кремле территориясендә дүртенче мәртәбә оештырыла.
TAT CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале быел «тел» темасына багышланачак, дип хәбәр итә оештыручылар. 30 август көнне ул Казан Кремле территориясендә дүртенче мәртәбә оештырыла. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Аның алыштыргысыз оештыручылары — «creeptone media» продюсерлык төркеме һәм «Yummy music» лейблы. Проектның төп партнерлары — «Прометей» фонды һәм Казан Кремле.
Фестивальдә Россиянең 11 шәһәреннән һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән музыкантлар, медиарәссамнар, график дизайнерлар, хореографлар һәм галимнәр катнашачак. Биредә алар төрле, ләкин татарга якын торган халыклар мәдәниятен һәм сәнгатен тәкъдим итәчәк.
Әлеге фестиваль, гадәттәгечә, сәнгатьнең берничә — музыка, перформанс, медиаарт һәм әдәбият төрләрен берләштерә. Музыка программасына килгәндә, ул коллаборацияләргә, хезмәттәшлеккә һәм иҗатташлыкка багышланачак һәм татар музыкасы офыкларын географик яктан гына түгел, жанр ягыннан да киңәйтәчәк. 30 август көнне Зур сәхнәдә татар инди-сәхнәсенең һәм альтернатив музыкасының иң яхшы вәкилләре чыгыш ясаячак.
Быел фестивальдә беренче тапкыр эксперименталь мультимедиа сәхнәсе барлыкка киләчәк. Ул музыкантлар һәм медиарәссамнар хезмәттәшлегенең өр-яңа форматын тәкъдим итә. Биредә фолк, эксперименталь электрон музыка һәм аудиовизуаль перформанслар янәшә торачак.
Фестивальнең белем бирү программасы да киңәячәк. Быел Санкт-Петербург мәгълүмати технологияләр милли тикшеренү университетынан һәм бәйсез «Шрифт» нәшриятыннан ике махсус проект, Казан тикшеренүчеләреннән татар мәдәнияте һәм теле турында мавыктыргыч фәнни-популяр лекцияләр тәкъдим ителәчәк.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев