-
«Кырлай» урынына аттракционнар паркын проектлый башладылар Яңа парк элеккегесенә караганда 4 тапкырга зуррак булачак.
-
"Туган тел" - шигырь , җыр һәм... һәйкәл. Ә һәйкәл куелырмы? Габдулла Тукайның инде милләтебезнең рәсми булмаган гимнына әйләнгән "Туган тел" шигыренә һәйкәл куярга җыеналар. Сәбәбе дә бар – киләсе елга шигырьнең язылуына 115 ел була.
-
«Тантана» премиясенең быелгы номинантлары билгеле Лауреатлар 27 март – Халыкара театр көнендә Әлмәт театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.
-
Рөстәм Насыйбуллин “Бетмибез” әсәрен башкарып «III Яңа татар җыры» конкурсында беренче урын яулады Бу җыр “Идел” журналының “Яңа дулкын” ютуб проектында да зур уңыш казанган иде.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
«Яңа татар пьесасы-2019» конкурсында ничек катнашырга?
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2019» премиясенә конкурс игълан итә.
Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар; узган “Яңа татар пьесасы” конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми. Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда басылуы һәм электрон варианты булу шарт) 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр (фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, адресы һәм телефоны, кыскача иҗат биографиясе) ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла. Конкурс шартлары үтәлмәгән очракларда, ягъни әсәрнең авторы күрсәтелмәсә, яки автор турындагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәсә, пьеса жюри тарафыннан бәяләнгәннән соң да конкурстан чыгарылырга мөмкин. К
онкурска җибәрелгән пьесалар кире кайтарылмый һәм рецензияләнми. Пьесалар конкурска 2019 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә. Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2019» конкурсы. Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә. Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә. Конкурска кабул ителгән әсәрләрнең сыйфатына карап жюри беренче, яки башка бер премияне бирмәскә, хәтта конкурсның үтәлмәве турында карар да чыгарырга мөмкин. Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны конкурсның координаторы Гөлнур Гиматовадан 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки kamalteatr@mail.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.
Конкурс 2 этапта уздырыла:
1 этапта (2019 елның 10 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган 10-15 пьесадан торган шорт-бит төзиләр. Бу шорт-бит массакүләм мәгълүмат чараларында һәм www.kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла.
2 этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели. Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2019 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк. «Яңа татар пьесасы-2019» конкурсына җибәрелгән пьесаларны бәялиләр: жюри рәисе – Рәзил Вәлиев, жюри әгъзалары – Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Зөлфия Вәлиева, Айгөл Габәши, Өлфәт Закирҗанов, Илнур Закиров, Нурания Җамали, Нияз Игъламов, Олег Кинҗәгулов, Гөлшат Фәттахова, Илдар Хәйруллин, Гөлназ Хәсәнова. Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.
Чыганак: kamalteatr.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз