-
Нәзарәт Рамазанда махсус хәрби операция кырындагы солдатларга Татарстан мөселманнарыннан гуманитар ярдәм илтте Якынча 2 тонна авырлыктагы йөк республиканың төрле почмакларында яшәүче мөселманнар тарафыннан җыелды.
-
Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең көннәре расланды Ике бәйрәм дә республикада эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
-
700 гә якын яшь кеше грантка дәгъва итә Җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр акча алачак. Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн. сум.
-
XXIII дөньякүләм "Әдәби марафон"га гаризалар кабул ителә XXIII #әдәбимарафонда катнашучылар өчен төрле шәхесләр белән онлайн очрашулар, файдалы вебинарлар (үзүсеш, уңышка ирешү серләре һ.б.темалар буенча) үткәреләчәк.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Яхинаның тагын бер романы буенча фильм төшереләчәк
Тиздән Гүзәл Яхинаның тагын бер әсәре - "Балаларым минем" романы экранлаштырылачак.
Фильмның режиссеры Алексей Учитель булачак. Алексей Учитель – Россиянең танылган продюсер режиссеры, Россиянең атказанган эшлеклесе, Россиянең халык артисты, шулай ук "Послание к человеку" документаль фильмнар кинофестивале директоры. Аның "Дневник его жены", "Прогулка", "Космос как предчувствие", "Пленный", "Край" фильмнары "Ника", Золотой орел", Мәскәү халыкара һәм Карловы Вары кинофестивалләрендә бүләкләр алды. Аның соңгы эшләре арасында - "Матильда" - рус императоры һәм балерина турындагы картина.
Гүзәл яхина үзе әлге фильм турында болай ди: "Мин шунда ук экранлаштыруга ризалаштым, чөнки мин Алексей Ефимовичны "Край" һәм "Космос как предчусттвие" кебек хфильманары өчен бик яратам. Өстәвенә, режиссер немец темасы белән күп эшли, ул аның фильмнарында бар, анарда алман актерлары төшә. Шуңа күрә мине, һичшиксез, аның экранизация ясарга теләве шатландырды", - дип хәбәр итә KZN.RU порталы.
Ул шулай ук студиянең кино төшерүгә әзерлек турында рәсми рәвештә белдерсә дә, роман авторы проектның нинди стадиядә булуын белми, дип билгеләп үтте. Хәер, эш башлангач, төшерү төркеменең язучы белән очрашулары һәм булачак картинаның гомуми күзаллавы турында фикер алышу булачак.
"Роман язганда миңа биредә сурәтләнгән ярымутрау дөньясын чагылдыру өчен мультфильм туры килә кебек тоелды. Әмма тулы метражлы фильм булса, мин бик бәхетле булачакмын! Әмма бу режиссер һәм актерлар өчен, бигрәк тә төп рольне башкаручы өчен чакыру булачак. Аңа бөтен экрандагы вакытын диярлек - китапның төп герое күп еллар дәвамында телсез - дәшмичә йөрергә туры киләчәк, - дип сөйләде Г.Яхина.
Хәзерге вакытта Казнда язучының "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча фильм төшерелеп килә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз