Логотип Идель
Яңалыклар

ЯКШӘМБЕ ИРТӘСЕНДӘ ЗӨЛФИЯ КАМАЛОВА КОНЦЕРТКА ЧАКЫРА

Милләт, йоклап ятма! Австралиядәге җырчыбыз Зөлфия Камалова (Zulya Kamalova)ның 20 сентябрь иртәнге 9.00да (мск) буласы концертын онлайн кара!

Милләт, йоклап ятма!  Австралиядәге җырчыбыз Зөлфия Камалова (Zulya Kamalova)ның 20 сентябрь иртәнге 9.00да (мск) буласы концертын онлайн кара!

Күз алдыгызга китерегез: рәхәт ял иртәсе, диваныгыз җылы, чәегез тәмле, ә сез Австралиядә барган концертны карап утырасыз...

Фото ВКонтакте сәхифәсеннән алынды

Зөлфия Камалова (Zulya Kamalova)ның кабатланмас тавышы,  үзенчәлекле моңы сагындырган иде инде, ниһаять, ул үзенең онлайн концертына чакыра: 

“Дуслар, 20 сентябрьдә онлайн концертка кем килә? Башлана иртәнге сәгать 9да (Мәскәү вакыты). Билетлар нибары 5 австр доллар (300 сум). Татарча репертуар. Австралия билетлар сайты Россиядә эшләми. Директка йә комментларда языгыз, кызыклансагыз», - дип хәбәр итә җырчы үзенең социаль челтрендә.

Билгеле инде, әлеге җырчы иҗаты белән күптән кызыксынган кеше буларак, яздым да җибәрдем.
 Шунда ук җавап та алдым, анда билет алу турында инструкция бар иде. 
 Түләгәчтән,  җырчы сезгә үз концертына сылтама җибәрә. 

Шушы көннәрдә генә Зөлфия үз сәхифәсенә тагын бер кызыклы пост куйган иде. Ул анда бик матур бер татарча җырны инглизчәгә тәрҗемә итеп җырлый. Шәп килеп чыккан!  Аның мондый экспериментын белми идем әле. Җырчы үзе дә комментларда беренче тәҗрибә генә икәнен ассызыклый:

www.facebook.com/zulya.kamalova.3/

Нинди җыр икәнен белеп, иң беренче бу хакта язган өч кешегә җырчы концертына бушлай чакыру җибәрәм дип вәгъдә иткән иде. Сүзләре башкача булса да, көе бик таныш бит. Мактанып алыйм әле: җырны тануымны әйтеп яздым, һәм Zulya Kamalova үзенең вәгъдәсендә торды!!! Ә сез таныдыгызмы?

Шунысы мөһим, Зөлфия Камалова концертын көнендә генә түгел, башка вакытта да карап була.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев