Якшәмбе көннәрендә кибет урынына базар?
Россиядә, фермерларга үзләренең товарларын сату мөмкинлеген киңәйтү өчен, ял көннәрендә азык-төлек гипермаркетлары эшен чикләргә тәкъдим итәләр.
Россиядә, фермерларга үзләренең товарларын сату мөмкинлеген киңәйтү өчен, ял көннәрендә азык-төлек гипермаркетлары эшен чикләргә тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасы депутаты Олег Матвейчев сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта RT яза.
Депутат фикеренчә, хәзерге вакытта азык-төлек ярминкәләре бик аз урыннарда гына оештырыла һәм, нигездә, “экологик ризык” белән кызыксындыруга гына кайтып кала. Гипермаркетларның эш вакытын чикләү кешеләрне, ярминкәләрне күбрәк урыннарда оештырып, кешеләрнең шунда агылуына китерер иде. Бу, әлбәттә, фермерларга зур ярдәм булачак, ди ул.
“Авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече бизнеска ярдәм итү максатыннан, сезне ял көннәрендә (якшәмбе көнне) азык-төлек гипермаркетларының эш режимын чикләү турында закон проектын кертү мөмкинлеге мәсьәләсен каравыгызны сорыйм”, - дип язылган хатта
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев