Ял итәргә барабыз, җәмәгать: Мисыр курортлары да ачылды
Кичә Россия Президенты Владимир Путин Мисыр курортларына очуны тыя торган карарны гамәлдән чыгарды.
Кичә Россия Президенты Владимир Путин Мисыр курортларына очуны тыя торган карарны гамәлдән чыгарды.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, хәзер авиакомпанияләр Мисырга туры рейслар җибәрә ала. Шулай ук туроператорларга һәм агентлыкларга турлар сатудан тыелу турында киңәш тә гамәлдән чыгарыла.
Мисырга очышлар 2015 елның ноябрендә туктатылган иде. Бу карар Синай ярымутравы өстендә Россия самолеты һәлакәткә очраган кабул ителде.
Каирга даими рейсларны 2018 елның апрелендә торгыздылар, әмма Мисыр курортлары Россиядән чартерлар өчен ябык иде. Җирле аэропортларны авиакуркынычсызлык буенча Россия белгечләр инспекцияләде.
Җирле курортлар белән турыдан-туры авиаэлемтә ачылудан соң, россиялеләрнең Мисырга турлар белән кызыксынуы ике тапкырга арткан, дип хәбәр итә Level.Travel турларны онлайн эзләү һәм сатып алу сервисы. Мисыр россиялеләрдә чит ил юнәлешләре арасында популярлыгы буенча икенче урында торун да хәбәр итә алар.
"Авиаэлемтәнең ябылуына кадәр бу илнең Level.Travel сату структурасында өлеше 40% ка кадәр җитә иде", - дип ачыклык кертәләр сервиста.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев