Яңалыклар
Ял көннәрендә -7 градуска кадәр суытачак
Ял көннәрендә Татарстанда явым-төшемсез, антициклонлы һава торышы көтелә, температура төшүен дәвам итәчәк
Ял көннәрендә Татарстанда явым-төшемсез, антициклонлы һава торышы көтелә, температура төшүен дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.
Фаразлар буенча, төннәрен термометр баганалары 0..-7 градуска кадәр төшәчәк. Көндезен һава +1..+7 градуска кадәр җылыначак.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында төньяк циклонның атмосфера фронтлары республикага тагын яңгыр китерәчәк. Шул ук вакытта һава температурасы +2..+7 градустан югары күтәрелмәячәк.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев