Логотип Идель
Яңалыклар

Ял көннәрендә дә җылы көтмә!

Ял көннәрендә җылы көтәсе юк - республика территориясендә салкын һава торышы саклана.

Бүген көндез Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр явачак. Алдагы тәүлектә дә явым-төшем, кырау көтелә. Ял көннәрендә җылы көтәсе юк - республика территориясендә салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар фаразына караганда, 21 һәм 22 майда яңгыр, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда җепшеп кар явачак. Көндез һава температурасы +7…+13 градус  тирәсе, төнлә 0…+5 градус булачак, кырау төшәчәк.

Метерологларның беренчел фаразына караганда, киләсе атна башында да көчле булмаган яңгырлар көтелә. Көндез 23 майда +9…+14 градус булыр дип фаразлана. Төнге сәгатьләрдә 0…+6 градус, урыны белән – кырау. 24 майда көндез +11…+16 градус җылы булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев