Логотип Идель
Яңалыклар

Ял көннәрендә Татарстанда һава +30 градуска кадәр җылыначак

 Алдагы ял көннәрендә Татарстанда +30 градуска кадәр җылытачак. Атмосфера басымы югары булу сәбәпле, коры һава торышы көтелә

 Алдагы ял көннәрендә Татарстанда +30 градуска кадәр җылытачак. Атмосфера басымы югары булу сәбәпле, коры һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Бүген, 22 нче июльдә, Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшемсез. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Көндез һаваның максималь температурасы +25 тән +27 градуска кадәр, төнлә 13 тән 15 градуска җылы булачак.

23 нче июльдә һәм 24 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Шимбә көнне төнлә һава 16 градуска кадәр җылыначак, көндез – плюс 29 градуска кадәр. Якшәмбе көнне Татарстанның кайбер районнарында бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә һаваның максималь температурасы +17 градуска кадәр, көндез +30 градуска кадәр булачак.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев