Логотип Идель
Яңалыклар

“Ялкын” журналы редакциясе “Кәеф” медиалабораториясе ачылыш тантанасын уздырды

“Кәеф” медиалабораториясе – заманча форматта эшләү өчен яңа мөмкинлекләр булдырылган комплекс.

“Ялкын” журналы редакциясе “Кәеф” медиалабораториясе ачылыш тантанасын уздырды. Чарада Казанның популяр блогерлары, “Insight people” продюсерлык үзәге вәкилләре, яшь журналистлар катнашты. Кунаклар өчен “Good Night show” командасы кызыклы уеннар әзерләде.

“Кәеф” медиалабораториясе – заманча форматта эшләү өчен яңа мөмкинлекләр булдырылган комплекс. Медиалаборатория кысаларында өч аерым студия җиһазланган, һәрберсе функциональ яктан төрле локацияләргә бүленгән. “Кәеф” медиалабораториясе журналистларга, PR-белгечләргә, коммуникацияләр өлкәсендә эшләүчеләргә төрле мөмкинлекләр тәкъдим итә:  

- онлайн очрашулар өчен лекторий;
- презентация өчен сәхнә;
- подкастлар төшерү студиясе;
- циклорамада зәвыклы фотосессия;
- вертикаль видеолар төшерү зонасы;
- туры эфир/стримнар уздыру урыны һ.б.


 
“Кәеф” медиалабораториясе “ТАТМЕДИА” җәмгыяте тарафыннан оештырылды һәм “Ялкын” редакциясе карамагында эшли. 2023 елда масштаблы “ЭТНО-ХАУС – блогерлар мәктәбе” дә әлеге студия кысаларында тормышка ашырылачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев