Логотип Идель
Яңалыклар

Ялларда Татарстанда кар һәм буран көтелә

Республика территориясендә һава торышын антициклон билгеләячәк.

Атна ахырында Татарстанда көнбатыштан килгән циклон тәэсирендә һава шартлары кабат үзгәрәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенә сылтама белән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Шимбә, 11 февральдә, республика территориясендә һава торышын антициклон билгеләячәк. Шуңа карамастан, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы -8..-13 градус, көндез -3..-8 градус була.

Якшәмбе, 12 февральдә, явым-төшем ихтималы аз. Әмма көндез төбәккә көнбатыш циклонының атмосфера фронты якынлашачак. Ул бераз кар алып килә. Урыны белән буран да булырга мөмкин. Җил көньяктан уртача тизлектә фаразлана. Һава температурасы элеккечә калачак, төнлә  -8..-13 градус, көндез -3..-8 градус.

Метеорологларның якынча мәгълүматлар буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе, 13 һәм 14 февральдә, Татарстанда һава шартларына циклоннар һәм аларның атмосфера фронтлары йогынты ясаячак. Вакыты белән кар яварга, шулай ук буран булырга мөмкин. «Температура режимы сизелерлек үзгәрмәячәк», – дип ачыклык кертә синоптиклар.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев