Яңалыклар
Ялларда яңгыр һәм көчле җил булачак
Юлларда – көчле бозлавык, дип кисәтә синоптиклар.
Шимбә – 11 мартта төнге сәгатьләрдә карлы яңгыр, кыска вакытлы буран булачак. Көндез явым-төшемсез булыр дип көтелә. Җил, юнәлешен үзгәртеп, төньяктан исә башлаячак. Көндез –1…–6, төнлә –3…–8 градус. Юлларда – көчле бозлавык, дип кисәтә синоптиклар.
Якшәмбе – 12 мартта көндез көнбатыш районнарда секундына 15–18 метр тизлектә көчле җил, юеш кар, яңгыр булырга мөмкин. Көндез җылыта: +1…+6 градус. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы –3…–8 градус көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев