Логотип Идель
Яңалыклар

ЯМАН ЧИРНЕ ТӘМЛӘТКЕЧЛӘР ЯРДӘМЕНДӘ КИСӘТЕП БУЛА

Эш шунда: бу тәмләткечләр онкологиягә җирлек әзерләүче ирекле радикалларга каршы көрәшә. Башка өстенлекләре дә бар.

Диетолог Татьяна Дик яман шеш булудан саклый торган тәмләткечләрне атап үткән. Исемлеккә куркума, дарчин (корица), шалфей, тимьян һәм орегано кергән. Аларың барысы да ракны кисәтү үзенчәлегенә ия, дип яза “РИА Новости”.

Эш шунда: бу тәмләткечләр онкологиягә җирлек әзерләүче ирекле радикалларга каршы көрәшә. Башка өстенлекләре дә бар.

Мисалга, дарчин канда шикәр микъдарын киметә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәшергә ярдәм итә. Куркума баш миенә уңай йогынты ясый, ябыгырга булыша.

Тимьян – салкын тиюдән, шалфей – ашкайнату органнарындагы көйсезлекләрдән интегүчеләргә сихәт бирә. Орегано ашказаны-эчәкләрнең эшчәнлеген көйли

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев