Логотип Идель
Яңалыклар

"Яндекс Карты" татарча "сөйләшә"

"Яндекс Карты"да татар телендә автомобиль навигациясе өстәлгән. Хәзерге вакытта 200 дән артык җөмлә яздырылган

"Яндекс Карты"да татар телендә автомобиль навигациясе өстәлгән. Хәзерге вакытта 200 дән артык җөмлә яздырылган, дип хәбәр итә Enter интернет-журналы.

Проектның тавышы итеп АИГЕЛ электрон хип-хоп дуэты солисты Айгөл Гайсина сайланган. Кайбер фразаларда ул татар мәдәнияте элементлары, шул исәптән уеннар, милли ризыклар һәм фольклор персонажларын телгә ала. Мәсәлән, тукталышка якынлашканда, Гайсина ял итәргә һәм эчпочмаклар белән чәй эчәргә тәкъдим итә, ә шофер маршруттан киткән очракта, аны Урман рухы Шүрәле юлдан яздырган булырга мөмкин дип фаразлый.

Татар телен сервис көйләүләрендә "Тавышлар һәм хәбәрләр"  өлешен ачып,  "Аннотацияләр теле"нә басып сайларга мөмкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев