«ЯРДӘМ ЯНӘШӘ! ПОМОЩЬ РЯДОМ!»: 55 МЕҢНӘН АРТЫК ГАИЛӘГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛГӘН
Хәйрия акциясенең актив катнашучылары - предприятие җитәкчеләре, бизнесменнар һәм җәмәгатьчеләр, хәйриячеләр һәм битараф булмаган гражданнар.
Тулырак: http://atnya-rt.ru/news/mgyiyat/tatarstanda-yardm-yansh-aktsiyase-tmamlanyp-kil
Әлеге акция Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм Ак Барс банк финанс ярдәме белән үткәрелә.
фото: protatarstan.ru
Тулырак: http://atnya-rt.ru/news/mgyiyat/tatarstanda-yardm-yansh-aktsiyase-tmamlanyp-kil
Республика буенча волонтерлар азык-төлек җыелмаларының финал партиясен өләшеп торалар. Барлыгы 55 меңнән артык гаиләгә ярдәм күрсәтелгән. Бу 220 меңгә якын җыелма дигән сүз. Волонтерлар хәрәкәтенә Ак Барс банк хезмәткәрләре дә кушылды.
Алучылар исемлеген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм муниципалитетлар билгеләде. Аңа ветераннар, ялгыз пенсионерлар, аз тәэмин ителгән, медицина хезмәткәрләре, шулай ук пандемиядән зыян күргән тармакларда үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр керә.
Хәйрия акциясенең актив катнашучылары - предприятие җитәкчеләре, бизнесменнар һәм җәмәгатьчеләр, хәйриячеләр һәм битараф булмаган гражданнар.
Хәзер ярдәм итәргә әзер кешеләр табылуыңа ышаныч булуы мөһим", – дип билгеләп үтә акциянең әһәмиятен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев