Яшь галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре 100-250 мең күләмендәге стипендиягә дәгъва кыла ала
Стипендияләр күләме, призлы урынга бәйле рәвештә, 100 000, 150 000 һәм 250 000 сум тәшкил итә.
Рус география җәмгыяте стипендиясенә лаек булырга теләүчеләр өчен гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Бу стипендия география һәм аңа чиктәш фәннәр, белем бирү, җәмәгать эшчәнлеге һәм фәнни өлкәләрдәге уңышлар өчен тапшырыла. 18-35 яшь аралыгындагы яшь галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре ике номинациядә көч сынаша ала: “Яшь галимнәр конференциясе” һәм “Рус география җәмгыятенең яшь лидерлары ярышы”. Стипендияләр күләме, призлы урынга бәйле рәвештә, 100 000, 150 000 һәм 250 000 сум тәшкил итә.
26 нчы сентябрьдән 30 нчы декабрьгә кадәр уздырыла торган конкурс өч этаптан тора: гаризалар кабул итү этабы (26 сентябрь – 1 ноябрь), сайлап алу этабы (1 ноябрь – 1 декабрь) һәм финал (декабрь).
Конкурста катнашу өчен җибәрелгән мәгълүмат тикшереләчәк (фәнни бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңү, мәсәлән). Эшләр оригинальлеккә тикшерү узачак, уйлап табылган әйберләрнең исә патентларын тикшерү каралган. Конкурста 2021 елның 1 гыйнварыннан алып хәзергәчә булган уңышлар исәпкә алыначак, - дип аңлата РГҖның Яшьләр белән эшләү департаменты директоры Антон Юрманов.
Конкурсның нигезләмәсе, гариза бирү өчен сылтама һәм еш бирелә торган сорауларга җавап.
Чыганак: Рус география җәмгыяте
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев