ЯШЬЛӘР ҖИҢҮГӘ БАГЫШЛАНГАН КВЕСТТА КАТНАША
8 майда Җиңү көненә багышланган интерактив шәһәр квесты оештырыла. 11:00-18:00 сәгатьләрдә узучы чара Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә Казан шәһәре Думасы каршындагы Яшьләр парламенты тарафыннан үткәрелә.

Чараның максатчан аудиториясе - урта һәм өлкән мәктәп яшендәге балалар, студентлар һәм аларның әти-әниләре. Аудиторияне 500дән артык кеше колачлаячак, - дип белдерә проект авторлары.
“Хәтер чиге” (“Рубеж победы” - Казан шәһәре яшьләрен Җиңү көнен бәйрәм итүгә җәлеп итүгә, шулай ук Казан территориясендә яшәүче Бөек Ватан сугышы Геройларының батырлыкларын популярлаштыруга юнәлдерелгән интерактив шәһәр квесты.
Квест барышында катнашучыларга шәһәрнең тарихи урыннарында урнашкан 15тән артык ноктаны узарга тәкъдим ителәчәк. Һәр нокта катнашучыларны Бөек Ватан сугышы вакытына кагылышлы истәлекле даталарны ачыклау, шул чор вакыйгаларының антуражы белән танышуга корылган.
Чарада катнашу өчен бер яки берничә команда җыярга һәм һәр катнашучыны kazanquest.ru сайтында теркәргә кирәк.
«Идел» журналы 16+
Теги: Бөек Җиңү
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев