Логотип Идель
Яңалыклар

ЯШЬЛӘР КӨНЕ-2022 БИК КЫЗУ БУЛАЧАК

Быел Татарстанда Яшьләр көнен өч көн бәйрәм итәчәкләр. Күп кенә шәһәрләрдә мәдәни, белем бирү, спорт программалары һәм Россия эстрадасы йолдызлары чыгышлары планлаштырылган.

Быел Татарстанда Яшьләр көнен өч көн бәйрәм итәчәкләр. Күп кенә шәһәрләрдә мәдәни, белем бирү, спорт программалары һәм Россия эстрадасы йолдызлары чыгышлары планлаштырылган.

Аерым алганда, Казанда 26 июньдә Niletto, «Иванушки International» төркеме, MC Сенечка һәм танылган стендап-комик Павел Дедищев чыгыш ясаячак. Республика башкаласындагы үзәк мәйданчык «Урам» экстрим-паркы булачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

«Быел Яшьләр көне бик масштаблы үтәчәк. Программа зур, төрле, һәркемгә ошар дигән теләктә. Соңгы ел ярымда Казан урам мәдәнияте үсеше алга китте. Төрле парклар, чаралар моны дәлилли. Бу бәйрәм теләсә кайсы яшьтәге яшьләр өчен якты вакыйга булачак. Вакытны күңелле итеп үткәрергә, ял итәргә, музыка тыңларга һәм конкурсларда катнашырга мөмкин булачак», — дип билгеләп үтте министр.

Бәйрәм барышында артистларның һәм бәйрәм кунакларының чыгышларыннан тыш, күп төрле программа көтә: белем бирү программасы, квизлар, бию баттллары, экстремаль спорт төрләре буенча мастер-класслар, арт-фестиваль, өстәл теннисы һәм киберспорт буенча турнирлар, шулай ук фуд-корт та эшләячәк.

Аннан «УРАМ» экстрим-паркының ябык өлешендә киберспорт турниры узачак. Ярышның приз фонды – 350 мең сум. Бу хакта бәйрәмнең программа директоры Данил Исламов хәбәр итте.

«Киберспорт турниры ике дисциплина буенча узачак: Dota 2 һәм CS:GO. Анда алдан сайлап алынган командалар катнашачак, финалы Яшьләр көнендә була», – дип сөйләде Данил Исламов.

Аның сүзләренчә, бәйрәм вакытында һәркем FIFA 22 приставкасында уйный алачак. Приставкалар паркның ябык өлешендә урнаштырыла, диде ул.

Бәйрәмгә керү өчен алдан теркәлү кирәк. Хәзерге вакытта аны 13,5 меңнән артык кеше узган.
Төркәлү өчен сайт: https://youthday.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев