ЯШЬЛӘР, СӨЕНЕЧ: ТЕАТРГА, МУЗЕЙГА - БУШЛАЙ!
"Пушкин картасы"на 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге теләсә кайсы граждан ия була ала, ягъни 13 миллионга якын өлкән сыйныф укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары.
Яшьләргә мәдәният учреждениеләренә бушлай керү мөмкинлеге биргән "Пушкин картасы" программасы агымдагы елның 1 сентябреннән эшли башлаячак. Бу хакта чәршәмбе көнне РФ мәдәният министры Ольга Любимова белдерде.
"Без "Пушкин картасы" программасын 1 сентябрьдән башлап җибәрергә планлаштырабыз. Программага бөтен ил буйлап музейлар, театрлар, концерт заллары, филармония һәм китапханәләр кушылачак. Ышанам ки, алар өчен бу чыннан да көтелгән вакыйга. Шул ук вакытта карта ярдәмендә дәүләт, федераль, төбәк кенә түгел, шәхси мәдәният учреждениеләренә керү мөмкинлеге күздә тотыла" - ди Любимова.
"Пушкин картасы"на 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге теләсә кайсы граждан ия була ала, ягъни 13 миллионга якын өлкән сыйныф укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары. Любимова ачыклык керткәнчә, картага кертелгән акчаларны мәдәният учреждениеләрендә һәм мәдәни чараларга гына тотарга мөмкин.
Июнь ахырында РФ президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында "Пушкин картасы" булдыру инициативасы турында белдерде, аның буенча 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр мәдәният учреждениеләренә йөри алачак. Картадан 2021нче елның сентябреннән алып, киләсе ел ахырына кадәр файдаланырга мөмкин булачак.
Финансларны дәүләт бүлеп бирәчәк. 2021 елның сентябрь-декабрь айларына 3 мең сум каралган. Киләсе календар елга картага 5 мең сум салыначак . Инде 2021 елда ук карталар буенча мәдәният учреждениеләренә 1 миллионнан артык кеше килер дип планлаштырыла.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев