Логотип Идель
Яңалыклар

ЯШЬЛӘРГӘ ЯРДӘМ ИТӘЛӘР: ЭШ, ТОРАК ТАБАРГА, ҺӨНӘРИ ЯКТАН ҮСӘРГӘ

ике ел элек эшче яшьләргә социаль, матди, профессиональ яктан булышлык итүне күздә тоткан дәүләт программасы төзелү хакында да искәртте.Тимур Сөләйманов Татарстанда бу эшчәнлекнең әйдәп алып барылуы хакында әйтте

13 декабрь көнне "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында республикабызның эшли торган яшьләренә ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе узды.Чарада Татарстан республикасының яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов та катнашты. Ул үзләре алып барган сәясәт турында сөйләде. Аның фикеренчә, яшьләр сәясәте дигәндә, яшьләр белән эшли торган барлык органнар, министрлыклар, оешмалар күз уңында тотыла. Боларга Фән һәм мәгариф, Мәдәният, Спорт һәм туризм министрлыклары, мәктәп, көллият, югары уку йортлары һәм башка яшьләргә бәйле юнәлеш эшчәнлекләре керә.

Министр шулай ук ике ел элек эшче яшьләргә социаль, матди, профессиональ яктан булышлык итүне күздә тоткан дәүләт программасы төзелү хакында да искәртте.Тимур Сөләйманов Татарстанда бу эшчәнлекнең әйдәп алып барылуы хакында әйтте:

- Иң беренче ярдәм күрсәтү чаралары - эш тәҗрибәсе, стажы булмаган яшьләргә эш урыны табу, икенчесе инде, эшкә урнашканнарга яшәү урыны белән ярдәм итү, өченче урында яшьләрнең профессиональ үсешенә булышлык чаралары тора

Ул бигрәк тә яшь гаиләләрне торак урыны белән тәэмин итү буенча чаралар үткәрелүенә басым ясады.

Лалә КӘРИМОВА

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев