«Яшел фитнес»ның яңа сезоны башланды
Казанда «Яшел фитнес» проектының яңа, сигезенче сезоны башланды. Халык өчен саф һавада төрле юнәлешләр буенча бушлай тренировкалар әзерләгәннәр.
Казанда «Яшел фитнес» проектының яңа, сигезенче сезоны башланды. Халык өчен саф һавада төрле юнәлешләр буенча бушлай тренировкалар әзерләгәннәр. Көндәлек спорт дәресләренә, яшь һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
Бу атнада шәһәрнең төрле паркларында йога, стретчинг, латин һәм көнчыгыш биюләре буенча күнекмәләр планлаштырылган. Җәдвәл белән zelfi.ru сайтында таныша аласыз. Теркәлгәннән соң кулланучы QR-код – тренировкага билет ала.
Әлеге сезонда дәресләр спорт бергәлекләре форматында узачак. «Яшел фитнес» катнашучыларны гомуми кызыксынулары – спорт, шулай ук формаль булмаган аралашу ярдәмендә берләштерәчәк. Берләшмәләргә сылтамалар тренировкалар тасвирламасында урнаштырыла, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
«Яшел фитнес» проекты Россия Спорт министрлыгы ярдәме белән «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Казанда старт алган проект Россиянең башка шәһәрләренә дә уңышлы трансляцияләнде. 8 ел эчендә ул илнең 44 төбәгендә оештырылды. Әлеге вакыт эчендә спортчылар командасы 700 мең кешене колачлап 8 мең күнекмә үткәрделәр.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев