-
«Кырлай» урынына аттракционнар паркын проектлый башладылар Яңа парк элеккегесенә караганда 4 тапкырга зуррак булачак.
-
"Туган тел" - шигырь , җыр һәм... һәйкәл. Ә һәйкәл куелырмы? Габдулла Тукайның инде милләтебезнең рәсми булмаган гимнына әйләнгән "Туган тел" шигыренә һәйкәл куярга җыеналар. Сәбәбе дә бар – киләсе елга шигырьнең язылуына 115 ел була.
-
«Тантана» премиясенең быелгы номинантлары билгеле Лауреатлар 27 март – Халыкара театр көнендә Әлмәт театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.
-
Рөстәм Насыйбуллин “Бетмибез” әсәрен башкарып «III Яңа татар җыры» конкурсында беренче урын яулады Бу җыр “Идел” журналының “Яңа дулкын” ютуб проектында да зур уңыш казанган иде.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Яшьләр министрына акча җитми
Узган елның җәендә барлыкка килгән ТР Яшьләр эшләре министрлыгы шушы вакыт эчендә башкарылган эшләре өчен хисап тотты - Казанның “Московский” мәдәни үзәгендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Вызовы. "Приоритетные направления. Механизмы” исеме белән министрлыкның коллегия утырышы узды.
Утырыш үткәрү өчен әлеге бина юкка гына сайланмаган. Бу – заманча, тиешле игътибар белән яңартылган үзәк, гадәти фикер йөртмәгән һәм иҗат белән кайнап яшәгән яшьләрнең даими җыела торган урыны. Министрлыкның редколлегия утырышында, түрәләрдән кала, иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнгән, төрле өлкәдә хезмәт куйган, районнардан килгән яшьләр дә шактый иде. Утырышны ачып җибәргәндә, яшьләр министры Дамир Фәттахов башта чыгышлар, аннары фикер алышу була дисә дә, нотыкларны тыңлаганнан соң, әңгәмәгә вакыт калмады. Сәгать ярымга сыешып бетәргә дигән бурыч куелды.
Иң элек, министр үзе сүз алып, министрлыкның шушы ярты ел эчендә башкарган эшләре белән таныштырды. Әлбәттә, Дамир Илдус улының күп кенә түрәләрдән аермалы буларак, ике телне үз итеп, урысча да, татарча да сөйләве һәм залда утыручыларны да татарча сәламләве игътибарга лаек. Бу – күпләр, шул исәптән яшьләр өчен дә менә дигән үрнәк. “Үткән ярты елда ирешкән нәтиҗәләр генә түгел, иң беренче чиратта, яшьләр белән эшләүнең заманча максатлары, безгә карата булган таләпләр, бу эштә кирәкле чаралар һәм алымнар турында уртага салып сөйләшергә дә булдык”, – дип башлады ул сүзен. Министр әйтүенчә, узган ел республика яшьләре ил күләмендәге проектларда катнашып, гомуми күләме 195 млн сумнан артып киткән грантлар откан. Министрлык тарафыннан утыздан артык проект чит ил партнерлары белән килештерелгән. Иҗтимагый, фәнни-методик һ.б. советлар төзелгән һәм алар тәүге адымнарын ясаучы яшь министрлыкның эш стратегиясе нигезен тәшкил итә. Алда торган максатларны барлып, карар да кабул иткәннәр.
"Министрлык башкарган эшкә ихтыяҗ булырга тиеш, – ди Дамир Фәттахов. – Моның өчен булган инфраструктурага якын килеп, заманча механизмнар кертү кирәк". Шундый механизмнардан яшьләр сәясәтенең онлайн базасы булдырырга телиләр. Монда республикада алып барылган яшьләр эшләре белән танышырга мөмкин булачак. Тагын бер мөһим мәсьәлә – процесс белән сыйфатлы итеп идарә итү. Бу уңайдан, ведомство “Цифрлы министрлык” дигән проект башлап җибәрү турында хыяллана. Реаль режимда барлык яшьләр оешмаларын күзәтеп, барысы турында да мәгълүмат туплап булачак дип фаразлана. Министр әйтүенчә, бу яшьләргә аралашу өчен дә уңайлык тудырачак. “Татарстан яшьләре” дигән әлеге мобиль мәйданда яшьләргә эш эзләү, лагерьларга юллама сату һәм башка хезмәтләр көйләнәчәк. Шулай ук яшьләр анда үз проектлары белән дә уртаклаша алачак. “Объект ничек кенә заманча булмасын, кешеләр – төп фактор. Ә яшьләр сәясәтендә бүген өч меңнән артык кеше эшли”, – дип дәвам итте министр. Эш өчен тиешле шартлар тудырмаганда, яшьләр эшләре сәясәте аксаячагын, югары квалификацияле кадрлар килмәячәген дә искәртте. “Безнең тармакта бүген уртача хезмәт хакы – 21 мең сум. Социаль өлкәдә эшләүчеләр уртача 31 мең сум акча ала”, – дип ул ТР Президентыннан хезмәт хакларын күтәрүне сорады.
Районнардагы яшьләрне борчыган проблемалар турында чыгыш ясаган Азнакай районы Мәнәвез авылы мәдәният йорты мөдире Гөлназ Исламова да егет-кызларны авыл җиренә лаеклы хезмәт хакы белән генә кайтарып булуын җиткерде. “Яшьләрне авыл җирлегенә җәлеп итү өчен эш һәм лаеклы хезмәт хакы кирәк, – диде саф татарча чыгыш ясаган белгеч. – Авылларда да заманча фикер йөртә белгән яшьләр эшли. Аларны күреп, үстерергә һәм ярдәм күрсәтергә генә кирәк”. Үзе, яшь белгеч буларак, дәүләт программасында катнашып, гаиләсе белән иркен, барлык уңайлыклары җайланган йорт салып кергәннәр. “Яшьләрне районнарга кайтарып, матур йортлар салганда авыллар төзекләнә һәм демографиягә дә үсеш бирә”, – диде ул, бер атуда ике куянга тидереп булуга ишарәләп. – Элек “Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту” республика программасы буенча ярдәм алу мөмкинлеге бар иде. Әмма 2008 елдан бу программаны финанслау туктатылды. Республиканың барлык яшь гаиләләре исеменнән, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, без Сездән бу программаны кабаттан яңартуны сорыйбыз”.
Гөлназ белдергәнчә, районнарда бер үк кеше спорт, туризм, яшьләр эшләре буенча да җаваплы һәм моның өчен 17-20 мең сум хезмәт хакы ала. “Әгәр дә без нәтиҗәле эш көтәбез икән, безгә республика районнарындагы яшьләр бүлекләре хезмәткәрләре санын арттыру, хезмәт хакы мәсьәләсен дә карау кирәк”, – диде ул. Шулай ук Азнакай районы тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды. Районда 27 үзидарә исәпләнә икән. Һәркайсында яшьләр лидеры билгеләнгән. Яшьләр белән эшләү өчен район бюджетыннан һәркайсына ай саен 2 мең күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. “Әлеге тәрҗибә белән калган район башлыклары да кызыксынсын һәм яшьләр белән эш максатчан оештырылсын иде дигән теләктә калам. Азнакайга кунакка чакырам”, – дип тәмамлады сүзен Гөлназ.
Фото Министрлык сайтыннан алынды
Утырышка йомгакны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ясады. “Бүген файдалы сөйләшү булды, әмма Дамир Илдусович проблемаларны да күбрәк ачарга тиеш иде, – диде Президент министрга ишарәләп. – Уңышлар турында сөйләве рәхәт, әлбәттә. Тик кайсы районнар, вузлар начар эшләве турында конкрет әйтергә була иде. Гел җиңүләребез турында гына сөйләсәк, гел шундый текә булачакбыз. Минемчә, әле башкарасы эшләрнең очы-кырые күренми. Бөтен яшьләр бүген – “цифрада”. Сез үрнәк булырга тиеш. Сез моны кертергә, тармакның цифрлаштырылуы, беренче чиратта, сездә булырга тиеш”, – дип белдерде республика җитәкчесе. Ирешелгән уңыш белән генә канәгатьләнмәскә өндәп: “Тынычланмагыз!” – диде ул.
...Журналыбызның гыйнвар саны яшьләр сәясәтенә багышланган иде. Анда урын алган кайбер язмаларда белгечләр: “Татарстанда яшьләргә юнәлдерелгән күп проектлар сәләтле балаларны үстерү корылган, сәләтсезләргә нишләргә?” – дигән борчулы фикер җиткергән иде. Министрлыкның ярты еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда да бу хакта сүз катучы булмады, әдәп-әхлак, рухи тәрбия төшенчәләре дә күтәрелмәде. Һаман да грант, проект, акча дибез. Ә күңел байлыгы, иман турында онытабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз