Логотип Идель
Яңалыклар

Яшьләр революциягә кадәрге чорда яки киләчәктә яшәргә теләк белдергән

Вуз укучыларының 35,9% ы гына хәзерге чорда яшәргә тели. Бу хакта социология фәннәре докторы, профессор Галина Широкалова Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Совет мәдәниятендә иҗтимагый күренешләр һәм миллилек» конференциясендә чыгыш ясаганда белдергән.

Вуз укучыларының 35,9% ы гына хәзерге чорда яшәргә тели. Бу хакта социология фәннәре докторы, профессор Галина Широкалова Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Совет мәдәниятендә иҗтимагый күренешләр һәм миллилек» конференциясендә чыгыш ясаганда белдерде, дип яза Бизнес-онлайн.

Тикшеренүләр "бабайлар, әтиләр, оныклар: буыннар ничек аерыла?» 12 меңнән артык (шуларның 9,7 меңе — РФ гражданнары) студент арасында үткәрелгән.  РФ Үзәк федераль округы вузларында укучыларны 2022 елның мартыннан май аена кадәр сораштырганнар . Анкета нәтиҗәләре буенча, тикшерүчеләр сораштырылучыларның 35,9 проценты гына хәзерге чорда яшәргә тели дигән нәтиҗәгә килгән. 27% ка якыны революциягә кадәрге Россиядә, ә 22,3% киләчәктә, 20-30 елдан, буын үзгәргәч яшәргә теләр идем, дип белдергән. Белем алганнан соң, сораштырылучыларның 42,4 проценты гына илдә калырга ниятли, ә 33,8 проценты югары хезмәт хакы бирелгән җиргә китәргә әзер.

Широкалова билгеләп үткәнчә, яшьләр өлкән буыннар турында бик югары фикердә: студентлар ата-бабаларны патриотик, дус һәм югары әхлаклы дип саныйлар. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев