Логотип Идель
Яңалыклар

Яшьләргә торак алу мөмкинлекләре

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы #ЖильёМолодымРТ туры эфирын үткәрә.  YouTube каналында трансляция Татарстан Республикасында гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә ташламалы торак сатып алуда дәүләт ярдәме программалары һәм чаралары турында мәгълүмат бирү максатында алып барыла.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы #ЖильёМолодымРТ туры эфирын үткәрә.  YouTube каналында трансляция Татарстан Республикасында гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә ташламалы торак сатып алуда дәүләт ярдәме программалары һәм чаралары турында мәгълүмат бирү максатында алып барыла, дип хәбәр итә Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Туры эфир бүген, 8 апрель көнне, 17.45 сәгатьтә узачак.

Эфир барышында «ДОМ.РФ» акөионерлык җәмгыятенең ( «Гаилә ипотекасы», яңа торакка "Ташламалы ипотека", "Авыл ипотекасы"), Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының «Яшь гаилә», «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча субсидияләр бирелү турында сөйләячәкләр.

Туры эфир кысаларында барлык катнашучылар һәм тамашачылар торак шартларын яхшыртуда яшьләргә ярдәм итү буенча федераль һәм республика чаралары буенча белгечләргә үз сорауларын бирә алачак. Сораулар YouTube канал  аша, шулай ук #ЖильёМолодымТР Телеграм-каналы аша кабул ителә.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев