Логотип Идель
Яңалыклар

«Яшьләрнең көче – катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә кыю рәвештә тотыну сәләтендә»

Бүген Казанның 500 меңнән артык кешесе – 35 яшькә кадәрге яшьләр. Шәһәр Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә аларны 27 нче июньдә билгеләп үтелә торган Яшьләр көне белән котлады.

Бүген Казанның 500 меңнән артык кешесе – 35 яшькә кадәрге яшьләр. Шәһәр Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә аларны 27 нче июньдә билгеләп үтелә торган Яшьләр көне белән котлады.

Студентлар һәм яшь челтәрләр күп яши торган Казан өчен бу бәйрәм аеруча зур әһәмияткә ия, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. «Безнең иң зур байлыгыбыз – казанлылар, ә хәрәкәтләндерүче көч – дөньяны үзгәртергә теләгән яшьләр. ТР башкаласы яшьләрне шәһәр проектлары турында фикер алышуга һәм аларны гамәлгә ашыруга җәлеп итүдә, шулай ук безнең командага кертүдә алда бара, - диде И.Метшин. - Яшьләрнең көче катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә кыю рәвештә тотынуында. Шунысы сөендерә, бүген Мэрия командасының яртысы диярлек – яшь кешеләр».

Кичә Казанда бәйрәм алды чаралары берничә мәйданчыкта – «Урам» экстрим-паркында, Тирән һәм Зөбәрҗәт күлләре территориясендә, шулай ук «Крылья советов» паркында узды. Соңгысында 2 мең казанлы булды, дип хәбәр итте киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Бәйрәмнең дәвамы булып бүген «Юлдаш» яшьләр үзәгендә узачак яшьләр сәясәте өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү торачак. Г.Сәгыйтова чарада бөтенроссия һәм округ конкурсларында һәм иҗади ярышларда җиңүчеләр катнашачак, алар арасында «Таврида», «Мәгънәләр территориясе», «iВолга», шулай ук яшьләр активы да бар, дип сөйләде.

«Бүген Казанда яңа буын үстерүче йөзләгән балалар һәм яшьләр учреждениеләре бар. Бу 2030 елга кадәр шәһәрне үстерү стратегиясе кысаларында кеше капиталын формалаштыру һәм туплау буенча безнең уртак эшебезнең мөһим өлеше», - дип өстәде Мэр.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев