Яшүсмерләр ата-ана рөхсәтеннән башка тату ясата алырмы?
ТР яшьләр парламенты яшүсмерләргә ата-аналар рөхсәтеннән башка тату ясатуны тыярга тәкъдим итте.
ТР яшьләр парламенты яшүсмерләргә ата-аналар рөхсәтеннән башка тату ясатуны тыярга тәкъдим итте.
Казанда ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының тугызынчы утырышы узды. Анда ОМС буенча медицина хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты, «Яшь закон чыгаручы» проектын үткәрү, РФ Административ хокук бозулар кодексының 6 бүлегенә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдим һәм башка мәсьәләләр каралды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
«Яшьләр парламенты һәм Татарстан Яшьләр хөкүмәте-республикада һәм илдә сәясәт вакыт таләпләренә җавап бирсен өчен кирәкле ике төп институт. Хакимият карарлары яшьләргә аңлаешлы булырга тиеш. Аларга нинди мөмкинлекләр тудырылган булуын җиткерергә кирәк. Моны яшьләрнең барлык процессларда катнашуы аша гына башкарып була», - диде ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Утырышның көн тәртибендәге беренче сорау-салоннарга 18 яшькә кадәрге яшүсмерләргә ата-ана рөхсәтеннән башка татуировкалар ясамаска тәкъдим итү. Бүгенге көнгә кадәр алар үз эшләре өчен җаваплылык тотмыйлар. ТР Яшьләр парламенты әгъзасы Алия Лотфуллина шундый инициатива белән чыгыш ясады. «Татуировка ясарга теләгән балалар һәм яшүсмерләр саны елдан ел арта. Татуировка бүген массакүләм культураның бер өлеше булып тора», - дип ассызыклады ул.
Докладчы әлеге мәсьәләнең психологик аспектына аерым игътибар бирде һәм Россия мәгариф академиясенең Мәгариф идарәсе институтының социология мәгариф үзәге тарафыннан 2021 елның язында үткәрелгән аноним анкеталаштыру нәтиҗәләрен сөйләп узды: «Сораштыру нәтиҗәләре буенча, татуировкалары булган укучылар саны 7дән 11 сыйныфка кадәр 2,5 тапкырга диярлек арта. Шул ук вакытта татуировкалы яшүсмерләр санының кискен сикерүе — 9нчы сыйныф (5,4%) һәм 11нче сыйныф (7,2%) булганда ике төп ноктаны билгеләргә була.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев