Яшүсмерләрне дезинформация һәм интернет-агрессиядән ничек сакларга?
Татарстанда ярты ел эчендә экстремизмны һәм терроризмны профилактикалауга юнәлтелгән 500дән артык чара уздырылган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Цифрлы гигиена» проекты турында сөйләделәр. «Циффрлы гигиена» проектының төп максаты – балаларны һәм яшүсмерләрне дезинформация һәм интернет-агрессия күренешләренең тискәре йогынтысыннан, шулай ук интернетта буллингтан саклап калу.
Татарстанда ярты ел эчендә экстремизмны һәм терроризмны профилактикалауга юнәлтелгән 500дән артык чара уздырылган. Аларда бөтен Татарстаннан 18, 9 мең яшь кеше катнашкан.
«Хәзер яңадан яңа формалар барлыкка килә - социаль челтәрләрдә балаларга аларны билгеле бер экстремистик төркемнәргә чакыручылар чыга. Безнең бурыч аларга интернетта үзләрен ничек тотарга кирәклеген белсеннәр өчен барлык инструментларны бирү», - диде ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
Аның сүзләренчә, бер елда проект 25 меңнән артык баланы колачлый алган, ә хәзер ул яңа уку елы кысаларында старт алган һәм республика мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында актив рәвештә алга бара.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев