Логотип Идель
Яңалыклар

Яугирләрдән ядкярләр

Бөек Ватан сугышы башлангач, татар язучылары, журналистлары һәм каләм ияләренең күбесе фронтка китә. Татар китабы йортында сугышта катнашкан татар әдипләре хөрмәтенә, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган күргәзмә эшли.

Бөек Ватан сугышы башлангач, татар язучылары, журналистлары һәм каләм ияләренең күбесе фронтка китә. Алар арасында Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗи, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким, Мәхмүд Максуд, Мөхәммәт Садри, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Нур Баян һ.б. язучылар була. Фронтовик язучыларның шактые сугыш кырыннан әйләнеп кайтмый, бу елларда әдәбият бик күп шәхесләреннән мәхрүм кала.

Татар китабы йортында сугышта катнашкан татар әдипләре хөрмәтенә, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган күргәзмә эшли. Анда музей фондларында сакланган Бөек Ватан сугышы ядкярләре белән беррәттән, Казан шәһәре Яңа Савин районының «Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләре үзәгенең балалар әдәбияты музее материаллары тәкъдим ителгән. 

Татар телендә 1942 нче елның июлендә чыга башлаган һәм сугышчылар арасында бик тиз популярлык казанган фронт газетасын да күргәзмә экспонатлары арасында күрергә була. Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә 16 фронт газетасы чыккан. Аларда Г. Кутуй, А. Шамов, Р. Ишморат, Г. Әпсәләмов, И. Гази, А. Әхмәт, Х. Госман, Ә. Исхак, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, Ш. Мөдәррис, Б.Рәхмәт һ.б. язучылар эшли. Фронт газеталары сугышчыларны герой көрәшкә рухландыру белән бергә татар әдәбияты традицияләрен үстерүдә дә зур роль уйныйлар. Аларда Татарстан эшчеләре һәм колхозчылары тормышы еш басылу фронт һәм тылның элемтәсен күрсәтә. 

Шулай ук күргәзмәдә Ватан сугышы фронтларында сугышучы улларына һәм кызларына татар халкыннан «Сәлам хат» дип исемләнгән брошюраны, сугыш елларында чыгарылган китапларны, сугыш елларында фронтта сугышкан Татар китап нәшрияты хезмәткәрләре материалларын, фронтовик язучыларның материалларын, сугыш еллары хатларын күрергә мөмкин.

Официаль ачылышы: 29 июнь 14:00да
Күргәзмәне 24 нче июнь - 12 июль аралыгында килеп күрергә мөмкин
Күргәзмәгә керү музейга керү билеты буенча
Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: (843) 590-80-67

Чыганак: Татар китабы йорты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев