Логотип Идель
Яңалыклар

«Язгы кичләр» циклыннан Рөстәм Егоров концерты

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) классик музыка кичәләре дәвам итә. Берничә ел оештырылган «Язгы кичләр» циклының бу елда икенче концерты «Игелекле яз атнасы» акциясе кысаларында үткәреләчәк.

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) классик музыка кичәләре дәвам итә. Берничә ел оештырылган «Язгы кичләр» циклының бу елда икенче концерты «Игелекле яз атнасы» акциясе кысаларында үткәреләчәк. Концертның төп каһарманы – танылып килгән яшь җырчы, халыкара һәм илкүләм бәйгеләр лауреаты Рөстәм Егоров.

Танылган башкаручы һәм концертмейстер Айгөл Зәйнуллина тарафыннан оештырылган әлеге проектның максаты – тамашачыларда зәвыклы музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, татар халык һәм классик музыкасын яңгыратыр өчен өстәмә мәйданчык булдыру, сирәк ишетелә торган әсәрләрне халыкка якынайту.
Кич дәвамында тамашачылар игътибарына татар халык җырлары һәм татар классик сәнгатенең гүзәл үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, шигырьләр яңгыраячак.
Концертта шулай ук концертмейстер, халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Зәйнуллина, баянчы Ильяс Фәрхуллин, Казан театр училищесы студенты Данис Хисмәтуллин һәм яшь музыкант, халыкара бәйгеләр лауреаты Әмирхан Шәрифуллин чыгыш ясаячак.

  • 23 нче апрель
  • 17:00
  • Керү ирекле

Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: (843) 590-80-67

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев