Логотип Идель
Яңалыклар

«Язгы тамчы» шәһәр фестиваленең гала-концерты узачак

Әгәр дә югары уку йортының талантлы студенты тормышында язның төп вакыйгасы – «Студентлар язы» булса, «Язгы тамчы» урта һөнәри белем бирү звеносы студентларының иҗади элитасын берләштергән аның «энесе» булып тора

4 нче апрельдә Татарстан Республикасы башкаласында ел саен уздырыла торган «Язгы тамчы» шәһәр фестиваленең гала-концерты була. Анда һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 2 меңнән артык укучы катнашачак. 

«Әгәр дә югары уку йортының талантлы студенты тормышында язның төп вакыйгасы – «Студентлар язы» булса, «Язгы тамчы» урта һөнәри белем бирү звеносы студентларының иҗади элитасын берләштергән аның «энесе» булып тора», – ди Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе А.Заһидуллина. 

Сайлап алу этабы 9 нчы һәм 10 нчы мартта профессиональ оешмаларда, ә 11 нче, 14 нче, 15 нче һәм 16 нчы мартта А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә узачак. ТР башкаласының 30 һөнәри белем бирү оешмасы үзләренең конкурс программаларын күрсәтәчәк. Яшьләр сәясәте, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән торган профессиональ жюри 300 дән артык иҗади номерны бәяләячәк. Фестивальдә 2 меңнән артык студент катнашыр дип планлаштырыла. 

Гала-концертта иң яхшыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев