Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Язучылар арта!

    Бүген шагыйрә Лилия Фәттахованы ТР Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Котлыйбыз! Яңадан-яңа иҗат үсешләре көтеп калабыз! 

     

    Бер карыйсың...

    Реклама

    Бер карыйсың...
    Бер карыйсың:
    җирдә яшәүләре
    шундый рәхәт, җиңел шикелле.
    Кешеләр дә –
    бар да шундый әйбәт,
    мәрхәмәтле бар да, сөйкемле.

    Бер карыйсың:
    әшәке лә дөнья!
    «Корт чаккыры!» – дисең, сүгәсең.
    Гаделсезлекләрне күрәсең дә
    олау-олау зарың түгәсең...

    Беләм инде...
    һаман... кабат-кабат
    берүк хакыйкатькә абынам:
    җан үткелләрендә үзгәрә ул
    Ак – карага, кара – агына.
    Кояш карамаса,
    җир дә әнә
    кереп китә төнле ягына.

    Лилия Фәттахова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!