Логотип Идель
Яңалыклар

ӘЙБӘТ ЯҢАЛЫК: ЯҢА КИТАПХАНӘ ТИЗДӘН АЧЫЛА

Элеккеге НКЦ (Милли мәдәни үзәк) бинасында урнашкан Милли китапханә тиздән ачылачак.

Элеккеге НКЦ (Милли мәдәни үзәк) бинасында урнашкан Милли китапханә тиздән ачылачак. Бу турыда e-kazan.ru порталы хәбәр итә. Ачылыш 20-27 декабрьләргә планлаштырылган.

Билгеле, иртәрәк тә эшли башларлар иде, ләкин китапларны сатып алу, ташу, тезү бик күп вакыт ала. Шуңа китапханә хезмәткәрләренә тагын бу эшләрне тәмамлар өчен тагын бер ай кирәк әле.

Китапханә һәр көнне бушлай иртәнге 10нан кичке 9гача эшлиячәк. Монда укучы билетыннан башка да килергә мөмкин, ләкин аннан башка китапны үзең белән алып китеп булмаячак.

Укучы билеты булганнар өчен тагын бер әйбәт яңалык: китапханәдә тәүлек буе эшли торган автомат урнаштырачаклар. Китабыгызны шунда калдыра аласыз.
 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев