Логотип Идель
Яңалыклар

Җылыларны сагынырбыз әле: Татарстанда суыта

6 нчы сентябрьгә кадәр Татарстанда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.

Татарстанда көзнең беренче көнендә кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Төнлә һава – +17 градуска, көндез – +26 градуска, ә республиканың көнчыгышында +29 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

2 нче һәм 3 нче сентябрьдә республикада һава торышы тотрыксыз булачак. Циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һава температурасы төшәчәк. 2 нче сентябрь төнендә – +12, көндез +19 градуска кадәр булачак. Шимбә көнне, 3 нче сентябрь, төнлә Татарстанда һава температурасы – максимум +8, көндез максимум +18 градус тәшкил итәчәк. 

6 нчы сентябрьгә кадәр Татарстанда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев