Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

Җылырак киенегез: минус 26 градус суык көтелә

Татарстан территориясендә төнлә һәм 10 март иртәсендә һава температурасы 26 градуска кадәр түбәнәюе көтелә

Татарстан территориясендә төнлә һәм 10 март иртәсендә һава температурасы 26 градуска кадәр түбәнәюе көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.

Фаразлауларга караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, урыны белән аз гына кар явачак, җил уртача тизлектә төньяк-көнчыгыштан. Төнлә һәм иртән минус 16-21 градус булачак, аязганда температура 26 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез иң югары температура минус 6-11 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык.

Реклама

Якын көннәрдә салкыннар саклана. 11 мартта төнлә һәм иртән аязулар вакытында минус 26, 12 мартта - минус 28 градуска кадәр фаразлыйлар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев