Логотип Идель
Яңалыклар

ЙОЛДЫЗЛАР АТЫЛГАН ТӨНДӘ....

Җир халкы ел саен кабатлана торган Дракониданың метеор ташкынын күзәтә алачак, ул бүген 22:00 тирәсендә үзенең активлыгының максимумына җитәчәк.

Җир халкы ел саен кабатлана торган Дракониданың метеор ташкынын күзәтә алачак, ул бүген 22:00 тирәсендә үзенең активлыгының максимумына җитәчәк. Бу хакта Мәскәү планетарие сайтында хәбәр ителә.

Быел Дракониданы күзәтү өчен уңай шартлар бар.  "Метеорларны күзәтү өчен иң яхшы вакыт кояш баеганнан соң ук. Драконидаларны күрү өчен иң кулае - 8 октябрьдән 9 октябрьгә каршы төндә", - диелгән планетарий хәбәрендә.

Драконидалар - ел саен 6-10 октябрьдә гамәлдә булган "дулкын". Соңгы йөз елда 1933 һәм 1946 елларда ике йолдызлы яңгыр да күзәтелгән. 1998 елда активлыкның кыска вакытлы кабынуы сәгатенә 700 метеорга җиткән һәм Ерак Көнчыгышта һәм Себердә күзәтелгән. Гадәттә метеорлар сары һәм кызыл төстә һәм алар шактый акрын.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев