Йолдызнамә: 21–27 февраль
Йолдызлар бу атнада ниләр вәгъдә итә?
Кучкар. Бу атнада сезгә җитди проблемалар яки киртәләр белән очрашырга туры килмәс. Киләчәккә планнар төзү өчен бик уңай вакыт. Барысын да үзегез эшләргә тырышмагыз – сезгә ярдәм итәргә әзер кешеләр табылыр. Әмма вакыйгалар сездән күбрәк аралашуны, үз планнарыгыз һәм ниятләрегез турында фикер алышуны таләп итәчәк. Эшлекле һәм дустанә очрашулар өчен яхшы атна, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашу аеруча продуктив һәм уңай булачак. Ялларыгызны күңелле компаниядә үткәрәчәксез.
Үгезбозау. Бу атнада бар эшләрегез дә уңышлы булачак, үзгәрешләр сезгә уңай йогынты ясаячак. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышыгыз, күбрәк хәрәкәт итегез. Артык киеренкелек яки эмоциональ арыганлык сезнең сәламәтлегегезгә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Энергиягезне саклагыз һәм көчегезне мөһим әйберләргә багышлагыз. Шулай ук ял турында да онытмагыз. Эштә вәзгыять катлаулы булырга мөмкин. Үзегезнең көндәлек тормышыгызга кирәкле төзәтмәләр кертү өчен уңайлы вакыт.
Игезәкләр. Бу атна вакыйгалары алдагыларына караганда кызыграк булачак. Сез сәяхәткә китәргә, ниндидер яңалык белергә яки кызыклы очрашуда катнашырга мөмкин. Үзегезнең сәләтләрегезне күрсәтер өчен бик уңай вакыт. Кыю булыгыз, әгәр сез нәрсәдәндер канәгать түгел икән, көтмәгез, эш итегез. Сөйләшүләр уздырырга, чыгыш ясарга, үз белемнәрегезне күрсәтергә яки шәхси инициативаны тормышка ашырырга кирәк булса, сез моны уңышлы башкарып чыгачаксыз.
Кысла. Әгәр узган көннәрдә сез төшенкелеккә бирелгән булсагыз, бу атнада тынычлана алырсыз. Болытлар таралыр, һәм күктә кояш чыгар. Ниндидер кардиналь үзгәрешләр ясарга вакыт җитте. Финанс мәсьәләләрен хәл итү, банклар белән мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм яңа эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен бу атна бик яхшы туры килә. Гомумән алганда, сезне артык мәшәкатьләрсез һәм проблемаларсыз тыныч атна көтә.
Арыслан. Бу атнада проблемалар турында фикер алышырга һәм компромисска барырга әзер булуыгыз шәхси һәм һөнәри эшләрдә уңышка китерәчәк. Очрашулар һәм файдалы элемтәләр урнаштыру өчен яхшы вакыт. Әйләнә –тирәдәгеләр белән уртак эшчәнлек уңышлы булачак. Бу атнада проблемаларга башка күзлектән чыгып карарга, аларның кайдан килеп чыгуын ачыкларга тырышыгыз. Кайбер бәхәсле мәсьәләләргә ачыклык керәчәк.
Кыз. Бу атна профессиональ планда бик уңышлы, тик моның өчен күбрәк тырышлык күрсәтергә һәм кайбер үзгәрешләр кертергә туры киләчәк. Әгәр дә сез яңа эш эзләргә уйлыйсыз икән, озакка сузмагыз һәм инициатива күрсәтегез. Сез үзегезгә ныграк ышаначаксыз һәм кирәк була калса, үз мәнфәгатьләрегезне яклый алачаксыз, тик мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Кызыклы кешеләр белән танышу һәм вакытны күңелле уздыру мөмкинлеге ачыла.
Үлчәү. Бу атнада сез үзегезне борчыган проблемалардан ял итә һәм вакытны күбрәк үзегезгә багышлый аласыз. Сезне яңа мәхәббәт маҗаралары көтүе дә ихтимал. Бу атнада кәефегез бик яхшы булыр, җан тынычлыгыгызны бер нәрсә дә борчымас. Өйдә сезне гармония, ә дуслар янында күңелле атмосфера көтәчәк. Уртак эшләр һәм хезмәттәшлек шактый уңышлы булачак, сез якын кешегезнең ярдәменә өметләнә аласыз. Үлчәүләр өчен бу атнаның нәтиҗәле булуы көтелә.
Чаян. Сезне көчле атна көтә, күп эшләр өчен энергиягез җитәрлек булачак. Шулай ук үзегезне ышанычлырак хис итәрсез, бу, һичшиксез, тагын да югарырак максатларга ирешүдә ярдәм итәчәк. Әгәр бер урында таптансагыз, мөмкинлекне кулдан ычкындыруыгыз ихтимал. Атна эшлекле очрашулар өчен уңайлы. Элек булган каршылыкларны чагыштырмача җиңел генә юкка чыгару мөмкинлеге бар.
Укчы. Бу атнада сез энергия һәм көч агымын тоячаксыз. Сезнең бер урында таптанасыгыз килмәячәк, шуңа көндәлек тормышыгызны кызыграк итү ысулын эзләячәксез. Шулай ук үзүсеш белән шөгыльләнү бу атнада бик отышлы булачак. Яңа юнәлештә адымнар ясау да ихтимал. Бу атнада гамәлләрегезне аңлаешлы итү өчен энтузиазмыгыз җитәрлек булачак.
Кәҗәмөгез. Бу атна яңа башлангычлар өчен бик уңай. Финанс өлкәсе һәм һөнәри планнар өчен уңышлы вакыт булачак. Әгәр сез үзегезгә игътибар җәлеп итәргә, яңа офыкларны киңәйтергә телисез икән, бу атна әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен бик туры килә. Сез нәрсә генә эшләсәгез дә, барысы да килеп чыгачак. Әгәр дә тәвәккәлек күрсәтсәгез, уйлаган бөтен нәрсәне нәтиҗәле итеп эшләп чыгачаксыз.
Сукояр. Бу атнада йолдызлардан файда алу өчен, актив тормышка әзер булыгыз. Әгәр дә илһам килүне тоясыз икән, нәрсә дә булса эшләүне кичектермәгез – эш итегез. Бу атнада шәхси тормышыгыз беренче планга чыгачак. Проблемаларга юлыксагыз, дөрес юл табу яки дөрес карар кабул итү авыр булмас. Әгәр сез нинди дә булса мәгълүматның дөреслегенә ышанмасагыз, тулысынча ачыклык керткәнче, берни дә эшләмәгез. Озак көтелгән килешүне төзү ихтималы бар.
Балык. Бу атнада балыклар матди хәлен яхшырта алачаклар. Ләкин шуның белән беррәттән көтелмәгән чыгымнар булырга мөмкин. Күптән җавап таба алмый йөргән сорауларга ачыклык керәчәк. Атнаның икенче яртысын ял итүгә багышлагыз, бу вакытта шалтыратулар һәм хатлар санын киметү дә яхшы булыр. Әмма якын кешеләрегез өчен вакыт табарга тырышыгыз.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев