ЙОРТ САЛУНЫҢ НИЕ БАР? ТАШЛАМЫЛЫ КРЕДИТ БИРГӘЧ БИГРӘК ТӘ
Мондый төр кредитны алу өчен гаиләдә бала булу шарт. Шулай ук салыначак йортның проекты да стандарт булу мөһим.
Россия Президенты Владимир Путин Илкүләм проектлар буенча стратегик үсеш советы утырышыннан соң яңа карар кабул иткән. Хәзер шәхси йортлар салу өчен дә ташламалы кредит алырга мөмкин булачак.
Мондый төр кредитны алу өчен гаиләдә бала булу шарт. Шулай ук салыначак йортның проекты да стандарт булу мөһим. (Андый проектлар реестрын соңрак төзиячәкләр).
Ташламалы кредитларны нинди процент ставкасы белән бирәчәкләре әлегә билгеле түгел. Әмма 6 проценттан да югары булмаячак. Кредит суммасы төбәккә бәйле булачак.
Моңа кадәр ташламалы шартларда кредитны яңа төзелгән күпфатирлы йортларда гына алырга мөмкин иде.
Чыганак: Шәһри Казан
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев