Логотип Идель
Яңалыклар

Югары Кабан күлендә бәкеләр барлыкка килде

Казанның Югары Кабан күлендә экологлар сулыкны кислород белән баету өчен бәкеләр бораулаган.

Казанның Югары Кабан күлендә экологлар сулыкны кислород белән баету өчен бәкеләр бораулаган.

Бәкеләр аша метан һәм күкертле водород газлары чыгарыла, алар су төбендә органиканың таркалуы аркасында барлыкка килә.

Казанда Югары Кабан күлендә экологик акция узды – табигатьне саклау ведомстволары белгечләре 50 бәке борауладылар. Бу балыкларга туңмаска һәм суны кислород белән баетырга мөмкинлек бирәчәк.

Метан һәм күкертле водород газлары бәкеләр аша чыгарыла, алар су төбендә органиканың таркалуы аркасында килеп чыга. Экологлар һәр бәкегә коры камыш, ботаклар һәм үлән салдылар. Мисал өчен, камыш сабаклары суга туңарга ирек бирми һәм газ алмаштыргыч булып тора.

Хәзерге вакытта күлдәге боз калынлыгы – 70 см тирәсе. Суда эретелгән кислород дәрәҗәсе хәзерге вакытта түбән һәм 1,95-2,3 мг/дм дип бәяләнә (норма 4-6 мг/ДМ булырга тиеш). Үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә сулыкта кислород режимы уртача 10-15% ка артачак. Бу хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Фото: ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтыннан алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев