Юлыңа аю чыкса... 4 кагыйдә
Көрән аюлар Әгерҗе, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Саба һәм Мамадыш районнарында очрый
Республика юлларында көрән аюлар белән очрашу очраклары ешайган. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә аюлар белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре әзерләнгән:
1) Кыргый хайваннар белән очрашканда, паникага бирелмәскә, күзләренә карамаска (ул моны агрессия дип кабул итә) һәм акрын гына китеп барырга кирәк.
2) Йөгерергә һәм хайванга арка белән борылырга ярамый. Хайван якынлашкан очракта, аны кискен тавышлар белән куып җибәрергә тырышырга.
3) Вакытлыча торак - палаткалар, ау өйләре янында, сәйран (пикник) урынында да ризык калдырмаска, ачык урыннарда урнашырга.
4) Аю балалары янына бармаска (никадәр мөлаем булсалар да!). Аларны ашатырга да, чакырырга да кирәкми – ана аю гадәттә янәшәдә генә була.
Моннан тыш, белгечләр аюларның умарта ояларына йөрергә яратуларын да искәртә. Умарталыкларны басып чыкмасыннар өчен, түбәндәге ысулларны кулланырга мөмкин:
Этләр һәм сакчылар. Махсус ялланган сакчылар һәм өйрәтелгән этләр – ерткычлардан саклануның иң яхшы варианты. Өйрәтелгән этләр кыргый хайванны бик җиңел сизеп ала, каравылчы яллау исә зур умарталык тотканда киңәш ителә.
Нык һәм биек коймалар торгызу. Ерткыч үтеп кермәсен өчен, умарталык территориясен биек һәм нык койма белән әйләндереп алырга кирәк. Койманың биеклеге 2 метрдан биегрәк булырга тиеш, 2,5-3 м булса – тагын да яхшырак.
Электр чыбыклары белән киртәләп алу да кыргый хайваннарны куркыту өчен ышанычлы чара.
Сигнализация. Хайваннар каты тавышларны яратмый, алар кискен тавыштан куркып качалар.
Чыганак: ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев