Логотип Идель
Яңалыклар

Yummy Music Band Илһам Шакировның югалган җырларын яңгыратачак

17 февраль көнне күренекле татар җырчысы һәм мәдәният эшлеклесе Илһам Шакировның юбилее уңаеннан Татар филармониясендә аның иҗатына багышланган концерт узачак.

Ямьле кичә сәгать19:00да башланачак. Тамашачыларны 20дән артык музыка коралында уйналган теле музыка, тере тавыш көтә.

Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band төркеме Шакиров иҗатының төрле чорларына караган җырлар башкарачак. Бу юлы узачак концертта танылган артист Зәйнәп Фәрхетдинова да катнашачак. Моның турында чарага бәйле матбугат конференциясендә билгеле булды. Зәйнәп Фәрхетдинова үзе әйтүе буенча, ул лейблның иҗатын яратып күзәтеп бара һәм алар белән чыгыш ясарга үзе теләк белдергән.

Трибьют – заманча тере музыканың иң яхшы традицияләрендә уза торган, артистка һәм аның иҗатына хөрмәт белдерүне аңлата.

Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band төркеме Шакиров иҗатының төрле чорларына караган җырлар башкарачак. 17 февраль булачак концертта Илһам Шакировның бик үк популяр булмаган һәм берникадәр "югалып" калган җырларын да яңгыратачак. Лейбл җитәкчесе Ильяс Гафаров музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов белән берлектә музыкаль мирасны барлау һәм торгызу эшен алып баралар.

Хәтерләсәгез, моңа кадәр Илһам Шакировка трибьют узган җәй Кабан күле яр буенда һәм ноябрь аенда Филармония залында тәкъдим ителгән иде. Ул вакытта 600 урынлы залга билетларны бик тиз сатып алып бетергәннәр иде. Әгәр бу концертны инде карадым дип килми калырга уйласагыз, кире уйлагыз, чөнки бу кичәдә яңалыклар күп булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев