Логотип Идель
Яңалыклар

Yummy Music Band киләсе концертына анонс ясады

Кичә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Yummy Music Band төркеме концерты узды.

Yummy Music Band - ул күп инструментлы, тере тавышлы музыкаль төркем. Ул альтернатив татар музыкасы иҗат итүче Yummy Music лейблы белән бергә 11 ел элек туган булган, тик бер альбом чыгарганнан соң, күп елларга тынып торган. 

Хәзер музыкаль төркем яңадан җыелган. Аның составында җырчы Илгиз Шәйхразиев, төркемгә нигез салучы Ильнар Фатыйхов, гитарист Азат Гыйлметдин, Татарстанның атказанган артисты Динә Закирова һәм башка танылган артистлар.

Төркемнең тавыш җитәкчесе Юрий Федоров. Ул татар эстардасының байтак йолдызларына җырлар иҗат иткән музыкант һәм аранжировщик:

«Бу безнең беренче тулы канлы концертыбыз булды. Бездә булган материалның 85 процентын әзерләп күрсәттек. Бераз дулкынлансак та кичә җылы һәм әйбәт узды. Публика бик рәхәт иде».

Һәм чыннан да, концерт барышында торып биючеләр дә булды. Кичәдә Yummy Music Band төркеме әгъзаларыннан кала K-Ru, Усал, Said Olur кебек артистлар чыгыш ясады.

Концертта киләсе чыгышка анонс та ясалды. 17 февраль көнне төркем Илһам Шакировка багышлау кичәсен кабатлаячак. Үткән «Илһамлы» кичәгә билетлар бик тиз сатылып беткән иде.

Фотолар: Фирүзә Вәлиева

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев