Yummy Music лейблының җәйге концертлар сериясе дәвам итә
18 август көнне Айрат Хәйруллин, Elina, Al Su, АлияНур һәм K3DERT катнашындагы шоукейс тәүге тапкыр Казанның бер барында концерт куячак.
Elina – татар хатын-кызының замана шартларындагы тормышы турындагы проект
Элина Ситдикова — профессиональ опера җырчысы, педагог һәм сонграйтер, үз җырларында үз-үзеңә мәхәббәт, тирәдәге кешеләр белән мөнәсәбәтләр кору кебек мөһим темаларны ача. Ә проектның саунд-продюсеры Дмитрий Крапивин — URTIC төркеменең оештыручысы һәм катнашучысы – татарча текстны һәм көйне эксперименталь R&B жанрына караган, стильле электрон яңгырашка сала.
Al Su — үзен арт-поп жанрында эзләүче инди-артист
Алсу Мансурова Gauga һәм Juna төркемнәренең гитаристы Марат Шәяхмәтов белән бергә иҗат итә.
«Без ниндидер аерым юнәлештә эшләмибез, ә экспериментлар яратабыз. Марат мин тудырган гармонияләрне төрле төсләргә мана, аранжировканы кечкенә элементлардан җыя. Нәтиҗәдә, үзенчәлекле, ихласлык һәм хисләр гаммасы белән сугарылган тукыма килеп чыга. Трекларны тыңлаган саен яңа якларын ачачаксыз», – ди Алсу үзе.
Айрат Хәйруллин — татар Эд Шираны
Айрат Хәйруллин — бу егет чыгышы белән Сарман районыннан. Инди-поп жанрына караган, гади хисләр турындагы назлы җырлар яза һәм башкара. Күп кенә инди-артистлар кебек, Айрат аранжировкаларын да, инструмент белән тавышын да үзе яздыра.
K3DERT (Көчдәрт) — Казан DIY-триосы
Татар телендә иҗат итүче һәм тормыштан ләззәт алып яшәүче өч солисттан торган яшь DIY-төркем.
АлияНур — блогер, автор-башкаручы, үз җырларын ике телдә, хип-хоп һәм поп жанрында иҗат итеп, башкара.
Медицина хезмәткәре эшен ташлап, ул төрле масштаблы сәхнәләрне яуларга алына. Җырлар аша дус булу, көч бирү — артистка тормышындагы төп максатларының берсе.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев