Логотип Идель
Яңалыклар

Тинчурин театры оркестры 35 еллыгын билгеләп үтәчәк

16 февраль көнне Кәрим Тинчурин театры оркестрының юбилей концерты уңаеннан журналистлар һәм блогерлар өчен пресс-тур узды.

Программа К.Тинчурин театры буенча экскурсия белән башланды. Аны театрның әдәби бүлек мөдире Гөлназ Бәдретдин үткәрде. Аннан соң оркестрның эшчәнлеге белән баш дирижер Ильяс Камал таныштырды.
Биредә мин беренче тапкыр Тинчурин театрының тамашачылар залында урнашкан оркестр чокырын күрдем: бу минем өчен һәрвакыт кызык иде. Тагын бер кызыклы факт: Тинчурин театрын С.Сәйдәшев музее белән тоташтыра торган коридорның кайда икәнен белдем. 
Шулай ук театр оркестрының 35 еллыгына багышланган концерт репетициясе узды. Анда «Наемщик» музыкаль драмасыннан «Балет», «Сакай» маршы яңгырады. Ә «Без кабызган утлар» җырын театр артисты Илнур Байназоров оркестрга кушылып башкарды. 


Игътибар! 
28 февральдә 18.30 сәгатьтә Тинчурин театрында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының 35 еллыгы уңаеннан юбилей концерты узачак.
Оркестрны бәйрәме белән котларга аның күптәнге дуслары – Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артистлары Артур Исламов һәм Эльза Исламова, Илнар Фәйзетдинов, шулай ук Илшат Вәлиев, Гөлнара Байназарова, Рөстәм Насыйбуллин һәм Уфа кунагы, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Айтуган Вәлмөхәммәтов киләчәк.
Музыкаль кич дәвамында татар халык көйләре, җырлары белән беррәттән татар классик музыкасы җәүһәрләре, чит ил хитлары, шулай ук Ильяс Камал, Рөстәм Абязов, Эльмир Низамов, Артем Пискунов һәм Артур Исламов композицияләре яңгыраячак.
Ильяс Камал, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры:
 
– Юбилей концерты – 35-еллык тарихы булган коллективның бүген дә яшәвен, үсә баруын тамашачыларга таныту, эшчәнлеккә нәтиҗә ясау һәм тагын да зуррак үсешкә таба юлны дәвам итү өчен зур форсат.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев