Логотип Идель
Яңалыклар

Замана бәласе: банк карталарыннан һәм электрон счетлардан акча урлауның 2,5 мең очрагы теркәлгән

Кызганычка каршы, дистанцион җинаятьләр – заманыбыз афәте. Монда да күрсәткечләрнең кимүе куандыра. Гражданнарыбызга алга таба да мәгълүмат бирергә кирәк, – диде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин

Ел башыннан Татарстан башкаласында банк карталарыннан һәм электрон счетлардан 2,5 мең урлау, шулай ук элемтә һәм интернет чаралары ярдәмендә кылынган 3,5 мең караклык очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта киберҗинаятьләр Казанда кылынган җинаятьләрнең гомуми массивында сизелерлек өлешне тәшкил итә. Шәһәр мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында дистанцион җинаятьләрне булдырмау буенча профилактик эшне көчәйтергә кушты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин хәбәр иткәнчә, үткәрелә торган профилактик чаралар һәм халыкның белемлелеге арта баруы мөлкәт характерындагы дистанцион җинаятьләрнең артуы темпларын киметергә мөмкинлек биргән. Тулаем алганда аларның саны 12%-тан артмаган. Узган елда бу күрсәткеч 63,5% тәшкил иткән, 2019 елда – 83,9%.

«Кызганычка каршы, дистанцион җинаятьләр – заманыбыз афәте. Монда да күрсәткечләрнең кимүе куандыра. Гражданнарыбызга алга таба да мәгълүмат бирергә кирәк, – диде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин. – Яңа алымнар барлыкка килә, җинаятьчеләр халыкның, бигрәк тә өлкән буынның уяулыгын басарга тели. Без көндәлек хәбәрләр турында беләбез, теге яки бу шәһәр кешесе янә үз акчасын һәм тупланмаларын мошенникларга ышанып тапшырган, бу җинаятьләрнең корбаны булган икәне турында ишетәбез, шуңа күрә нәкъ менә халыкның олы яшьтәге категориясе белән профилактик эшне көчәйтергә кирәк».

Мондый җинаятьләрне ачканда бүгенге көндә мөмкин булган барлык методлар кулланыла, дип билгеләп үтте А.Мищихин. Эш республика Эчке эшләр министрлыгының махсус бүлекчәсе, банклар, кәрәзле компанияләр һәм интернет-провайдер вәкилләре белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Ел башыннан полиция хезмәткәрләре, узган ел белән чагыштырганда, әлеге категориядәге җинаятьләрне ике тапкырга күбрәк ачкан, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы.

Мондый очраклар санын киметү өчен шәһәр халкына дистанцион җинаятьләрнең төрләре һәм аларны башкару ысуллары турында хәбәр итү үткәрелә. Мәгълүматны Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе сайтында, торак йортларның счет-фактураларында, мәгълүмат стендларында һәм җәмәгать транспортында табарга була.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев