Яшьләр өчен заманча мөселман мәдәнияте фестивале башланды
Фестивальдә театр һәм оригиналь жанр, хореография, музыка, сынлы сәнгать, кино юнәлешләре эшли.
Казанда яшьләр өчен заманча мөселман мәдәнияте фестивале башланды. Ул 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чара “Казан – ислам дөньясының яшьләр башкаласы” халыкара программасы кысаларында уза. Фестивальдә театр һәм оригиналь жанр, хореография, музыка, сынлы сәнгать, кино юнәлешләре бар.
Биш көнлек фестиваль программасында катнашучылар өчен төрле юнәлешләр буенча остаханәләр, сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар, нетворкинг һәм Гала-концертка әзерлек һәм аны уздыру каралган. Гала-концерт 29 октябрьдә Казан дәүләт мәдәният институтының Концертлар залында узачак.
Гала-концертка теркәлү өчен сылтама.
Чыганак: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев